Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск ЮХИДИ бүлеге техник тикшерү үтү турындагы Законга төзәтмәләр керүен хәбәр итә

Узган елның 30 декабреннән транспортны техник тикшерү турында Федераль законга төзәтмәләр үз көченә керде.


Лениногорск Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итүенчә, законда техник тикшерү узарга тиешле транспорт чараларының категорияләре билгеләнгән.

Закон нигезендә, шәхси затларның автомобильләре һәм мототранспорт бары тик шәхси ихтыяҗлар өчен генә кулланылса, техник тикшерү таләп ителми. Ә эш автомобильләре һәм такси машиналарының мәҗбүри рәвештә диагностик картасы булырга тиеш. Техосмотрның ешлыгы автоның чыгу елына һәм аны эксплуатацияләү максатларына бәйле.

Ел саен техник диагностиканы 10 елдан озаграк йөргән машиналар узачак. 5 елдан озак йөрмәгән такси һәм автобуслар елына бер, 5 елдан күбрәк йөргән техника ярты елга бер тапкыр тикшереләчәк.

ЮХИДИдә автомобильне теркәү буенча да үзгәрешләр бар. 4 елдан “зуррак” булган автомобильләргә диагностик карта кирәк. Әгәр дә машина хуҗасы автомобиль конструкциясенә үзгәрешләр кертсә, техосмотр машинаның яшенә карамастан, һичшиксез булырга тиеш.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев