Заман сулышы

Лениногорск ЗАГС бүлеге җитәкчесен бүләкләделәр

Казанда ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе коллегиясенең киңәйтелгән утырышы булды.

Идарә җитәкчесе Г.Р. Нигъмәтуллина, Татарстан Республикасы ЗАГС органнары эшчәнлегенә йомгак ясап, 2019 елда гражданнар хәле актларының 131 меңнән артык төрле акты теркәлгән, 417 меңнән артык башка юридик әһәмиятле гамәлләр башкарылган, дип хәбәр итте.

Коллегия утырышы бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.

Реклама

ТР Премьер-министры урынбасары Л.Р. Фазлыева Лениногорск ЗАГС бүлеге башлыгы Елена Миннигалямовага Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәтен тапшырды.

 

Мэриянең матбугат хезмәте

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: