Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида 90ны тутырган ветераннарны тәбрикләделәр

Якташларыбыз Зәмзәмия Зәки кызы Фәхретдинова Һәм Татьяна Бәйрәмбаевна Николаевага шушы көннәрдә генә туксанышар яшь булды.

Лениногорск шәһәрендә гомер итүче якташларыбыз Зәмзәмия Фәхрединова һәм Татьяна Николаевага 90 яшь. Алар икесе дә  сугыш еллары баласы - ул авыр заманның ачысын үз башларыннан кичергән. Зәмзәмия апа Урдалыда туган, балачактан  аш-суга бик оста булган. Аның бу осталыгының сугыш вакытында бик кирәге чыккан. Колхозда  аш пешерүчеләргә ярдәме зур булган аның. Сугыштан соң эш эзләп Ташкент якларына китсә дә, кире Лениногорск тартып кайтарган. УТТ-1 оешмасында озак еллар эшләп лаеклы ялга чыккан. Тормыш иптәше-сугыш ветераны, бергә өч бала тәрбияләп үстергәннәр. бүгенге көндә  6 оныклары, 5 оныкчыклары бар. "Мин аларның терәген, җылысын тоеп яшим, бер-береңне хөрмәтләп яшәгәндә генә җан тынычлыгы була,"- ди Зәмзәмия апа.  

   Татьяна Бәйрәмбаевна төзүче булып эшләгән. Шәһәребезнең күп йортларын төзүдә аның өлеше кергән. Бүгенге көндә ул ялгызы булса да, үзе яшәгән җәмәгатьчелек үзидарәсе, социаль яклау бүлеге аны ярдәмчесез  калдырмый. Татьяна Бәйрәмбаевна аларга бик рәхмәтле. Юбилейлары белән ветераннарны 12 нче  үзидарә рәисе урынбасары Ирина Трищанкова, 13нче үзидарә  рәисе урынбасары Татьяна Сергеева , җәмәгатьчелек үзидарәсе исеменнән котлады. Шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рәфыйкова тәбрикләп бүләкләр бирде һәм РФ Президенты В.Путинның шәхси котлавын тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев