Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск Үзәк район хастаханәсе гадәти режимда эшли

Коронавирус китереп чыгарган чикләүләрдән чыгуның өченче этабы гамәлгә керде. Шушы уңайдан без Лениногорск медицина учреждениеләренең нинди режимда эшләвен, хәлләрнең торышын белешер өчен үзәк район хастаханәсе баш табибы Рим Әмиров белән сөйләштек.

 

Баш табиб Рим Әмиров әйтүенчә, 24 августтан алып үзәк район хастаханәсе планлы режимда эшли башлаган. Эзлекле рәвештә барлык профильләр буенча да госпитализация эше яңартылган, шул исәптән 65 яшьтән өлкән булган авырулар өчен дә.

“Планлы операцияләр таләп ителүче пациентларны кабул итә башладык, шулай ук терапия, кардиология бүлегенә авыруларны госпитализацияләү бара. Медик-санитар бүлектә эндокринология, отоларингология бүлекләре гадәти режимга кайтты. Биредә күзгә ясалучы операцияләрне дә башлап җибәрдек. Кабул итү бүлеге ашыгыч ярдәм кирәк булган халыкны  кабул итү буенча тулы куәт белән эшли башлады,” – дип хәбәр итә баш табиб.

Гадәти режимга кайтуга карамастан халыкка куркынычсызлык чаралары турында онытырга ярамый. Коронавирус белән авыручылар саны кимүгә таба барса да, әлегә вәзгыять имин дип әйтеп булмый. Госпитализациягә килгән пациентлар моны аңларга тиеш.

“Медицина хезмәткәрләре биргән киңәшләргә халык колак салсын. Кабул итү бүлегенә килгәндә битлек һәм перчаткаларның кирәклеген онытмасыннар иде.  Бу халыкның, шулай ук медперсоналның куркынычсызлыгы өчен эшләнә. Компьютер томографиясен үткәрү вакытында кирәк булган барлык саклык чаралары күреләчәк, әлеге процедураны үтәргә тиешле пациентларга аерым керү урыны каралган,” - ди Рим Әмиров.

Пандемия башланганнан соң халыкны диспансериязацияләү  дә туктатылып торды. Хәзерге вакытта бу эш тә яңадан үз режимына кайта.
“Диспансеризация бүгенге вакытта хастаханә шәһәрчеге һәм медсанчасть территориясендә, шулай ук Шөгер һәм Иске Куак авыллары амбулаторияләрендә  башкарыла. Ләкин авылларда диспансеризация эшен яңарту әкренләп кенә барачак. Сентябрь ахырыннан район халкы бик көткән мобиль хастаханә дә үз эшен яңадан башлап җибәрәчәк, анда инде невролог, хирург, күз табибы кебек һәм башка шундый тар белгечләр дә килә алачак. Әлеге мобиль хастаханә эше  Роспотребнадзор таләп иткән чараларны үтәп оештырылачак,”  - искәртә баш табиб.

Ел саен көзгә кергәч хастаханәләрдә халыкны гриппка каршы вакцинацияләү җәелдереп җибәрелә. Бу атна башыннан Лениногорскида прививка ясау башланды. Баш табиб үзе исә беренчеләрдән булып гриппка каршы прививка ясатты. Аңа Роспотребнадзор  хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Мөхәмәтшин да кушылды.

 

Тулырак "ЗАМАН СУЛЫШЫ" газетында укыгыз

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев