Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида 1 нче ТОС микрорайонында яшәүче әниләрне котладылар (Фотолар)

ЗАГС бүлегенең актлар залында 8 нче Март уңаеннан күңелле чара булып узды.

Бирегә 1 нче ТОС микрорайонында яшәүче унбер әни чакырылган иде. Алар  гаиләләрендә өч һәм аннан күбрәк балалар тәрбияләүче хатын-кызлар. 

Яз бәйрәме белән хөрмәтле әниләрне шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова котлады, иң изге теләкләрен җиткерде. 1 нче ТОС рәисе Ринат Миннегалямов та  әниләргә саулык-иминлек, бәхетләр теләп, һәрбер әнигә ак розалар һәм сертификат тапшырды.

Үз чиратында, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Елена Миннегалямова да җылы котлауларга кушылып, мондый күңелле  очрашулар күбрәк булсын дип теләде.

Бәйрәм чарасы матур җырлар, шигырьләр белән үрелеп барды. 

Текст һәм фотолар авторы Зилә Мөдәррисова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев