Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида 2024 елда 16 ишегалды төзекләндереләчәк

Быел җәй Лениногорскида “Безнең ишегалды” республика программасы буенча 16 ишегалды төзекләндереләчәк.

Узган елның көзендә ишегалларын топографик төшерү һәм схемалар төзү эшләре башланган инде.  Лениногорск шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Риваль Сытдиков шулай дип белдерде. Аның әйтүенчә, Лениногорск, Татарстанның башка районнары кебек үк, әлеге программа буенча “ТР шәһәрләре үсеше институты” белгечләре белән эшли. Алар Лениногорскига килеп, халык белән очрашулар да үткәрә.  

“Иң мөһиме – территорияне проектлауга комплекслы караш булырга кирәк, чөнки ишегалларының куркынычсызлык таләпләренә бирүе кирәк. Ишегалды территориясе күршедәге йортларны, социаль объектларны исәпкә алып карала. Уңайлы юл маршрутлары, подъезддан ук тротуарлар салына. Ишегаллары һәм балалар мәйданчыклары коймалар белән уратып алынмый бу балаларның иминлеге өчен эшләнә”, - дип сөйли Риваль Сытдиков.

Аның әйтүенчә, 2022 елда иң күп ишегаллары төзекләндерелгән, ул чакта алар саны 46га җитте. “Шулай ук райондагы авыллар, әйтик, Шөгердә, Зеленая Рощада, Яңа Писмәндә, яңа Чыршылыда ишегаллары төзекләндерелде. 2023 елда шәһәрдә 24 ишегалды ремонтланды”, - ди.

Әлеге программа буенча 2014 елга кадәр төзелгән күпфатирлы йортларның ишегаллары ремонтланырга тиеш. Шул ук вакытта БТИ нәтиҗәләре буенча асфальт япмасының сыйфаты канәгатьләнерлек түгел дип танылырга тиеш.

 

фото: https://leninogorsk.tatarstan.ru/

Лениногорскида төзекләндерелергә тиешле ишегаллары исемлеге:

ул. Крупской, д. 5,

ул. Ленинградская, д. 71
 ул. Лермонтова дд.44,46,48
ул. Суворова д.1а
ул. Куйбышева, д. 6
ул. Куйбышева, д. 10, пр-кт. Шашина, д. 6, ул. Энгельса, д. 3
ул. Тукая, д. 9
пр-кт. 50 лет Победы, д. 18
пр-кт. 50 лет Победы, д. 20
ул. Чайковского, д.16,   пр-кт. Шашина дд. 76, 76а
ул. Мира д.1,3,7
ул. Мира д.2,8,8а
пр-кт. 50 лет Победы, д. 16, ул. Гагарина, д. 23, ул. Добролюбова, д. 11
пр-кт 50 лет Победы, д.11, ул.Ленинградская, д.35
ул. Дружба Народов, дд. 3,5,7
ул. Дружба Народов, дд. 2, 4
ул. Дружба Народов, дд. 6,8.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев