Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида 6 нчы һәм 11 нче ТОСС яшүсмерләре әфганчылар белән очрашты (фотолар)

Бүген 6 нчы һәм 11нче ТОСС микрорайоннары яшүсмерләре Әфган сугышы ветераннары белән очрашты.

Чара 10нчы мәктәптә узды. Аны 6нчы һәм 11нче ТОССлар 10нчы мәктәп белән берлектә оештырды.

Запастагы подполковник Владимир Золотухин яшьләр алдында чыгыш ясап, физик әзерлек һәм тәрбиянең хезмәттә генә түгел, көндәлек тормышта да мөһим икәнлеген, армиядә хезмәт итүнең үзенчәлекләрен, компьютер уеннарының балаларга начар йогынты ясавы турында сөйләде.

"Сугыш инвалидлары" берлеге җитәкчесе Рамил Даутов Әфганстан, сугыш көннәре турында хәтирәләрен яңартты, бергә  "утлы" көннәрне кичкән һәм яу кырында ятып калган дусларын искә алды.

Соңыннан балалар үзләрен кызыксындырган сораулар бирә алды, әфганчыларны якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне белән котлады. Бергәләп фотога төштеләр.

11нче ТОСС рәисе урынбасары, Лиана Габидулина

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев