Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида ана капиталы сертификатлары тапшырдылар

Әниләр көне алдыннан Пенсия фонды бүлеге, Татарстан ЗАГС идарәсе белән берлектә, “Дөнья ана мәхәббәте белән матур” республика акциясен оештырды. Аның кысаларында Лениногорск ЗАГС бүлегендә ана капиталы сертификатлары тапшырдылар.

 

15 гаилә сертификатлы булды. Сертификатларны тантаналы төстә шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, Лениногорск Пенсия фонды идарәсе начальнигы Айгөл Исламова, ЗАГС бүлеге начальнигы Елена Миннигалләмова тапшырды. Алар гаиләләрне котладылар. Аннан алар өчен концерт оештырылды.

Яшь гаиләләр ана капиталын торак шартларын яхшыртуга, баланы укытуга, баланы балалар бакчасына йөртүгә түләүгә куллануны дәвам итә.

Программа эшли башлаганнан бирле, 12 ел эчендә  5887 мең сертификат тапшырылган, аның беренчел күләме – 250 мең сум иде. Ул ел саен индексацияләнә барып, бүгенге көндә 453 мең 26 сум тәшкил итә.

Киләсе елга да индексация көтелә: 470 мең 241 сум булачак.

 

Пенсия фонды идарәсе

Фотолар: ЗАГС бүлегеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X