Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида "Аударыш" уены-көрәше буенча Татарстан чемпионаты узачак

Лениногорскида "Аударыш" уены-көрәше буенча Татарстан чемпионаты 29 сентябрьдә узачак.

“Аударыш” уенын кире кайтару иң беренче безнең төбәктән чыкты.  Ул беренче мәртәбә май аенда Югары Каран авылында узган атлар чабышы “Бәйге”дә үткәрелде. Димәк, аны безгә кайтаручы кеше –  атлар үрчетү белән шөгыльләнүче фермер Фәрид абый Нәбиуллин. Аннан соң әлеге уен-көрәшне районкүләмендә узган Сабантуйда да оештырдылар. Халык бик кызыксынып караган иде. Җиңүчеләре дә билгеләнде, бүләкләр дә тапшырылды.

Фәрид Нәбиуллин чемпионатка әзерләнәбез, “Казан, Чаллы, Саба районнарыннан киләбез дип  шалтыраттылар, катнашасылары килә”, - ди.

Чемпионатның  вакытын һәм үткәрелү урынын хәбәр итәрбез. Безне укып, сайтны карап барыгыз.

 

Фото: Сабантуйда узган "Аударыш" уены

Розалия Мостафина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев