Лениногорскида балаларга хокукый ярдәм көне узачак
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида балаларга хокукый ярдәм көне узачак

Лениногорск Мәгариф идарәсе бинасында Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көненә багышланган чара планлаштырылган.

Ул 20 ноябрьдә сәгать 10.00да булачак.

Чара кысаларында төрле структур оешма вәкилләре - социаль мәсьәләләр буенча җитәкче урынбасары, мәгариф идарәсе башлыгы, опека һәм попечительлек секторы мөдире, нотариус, «Исток-Башлангыч» үзәге белгече, торак бүлеге мөдире, суд приставлары хезмәте идарәсе тикшерүчесе, адвокатлар коллегиясе вәкиле һәм башкалар җәлеп ителәчәк.

Сораулар буенча алдан язылу 5-04-13 телефон номеры буенча алып барыла.

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 

 


Нет комментариев