Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида "Без срока давности" хәрби документлар күргәзмәсе эшли башлады (+ФОТОЛАР)

Бөек Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан, Лениногорскида күчмә архив документлары күргәзмәсе ачылды.

 

Ул Мәдәният сараеның икенче катында урнашкан. Күргәзмәдә гади халыкның трагедиясе, оккупацияләнгән территориядә нацистларның кансызлыгы гәүдәләнә.

Әлеге күргәзмә 2020 елда Хәтер һәм дан елы уңаеннан оештырылган иң яхшы фәнни проект булып танылган иде.

Күргәзмәдә һәр стенд аерым төбәккә багышланган. Ачылу тантанасында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Владимир Друк, Татарстан Республикасы Дәүләт архивының күргәзмә эшчәнлеге секторы мөдире Раниф Гыйззәтов,  шулай ук нефть техникумы студентлары, укытучылары һәм ветераннар советы әгъзалары катнашты.

Нефть техникумы студенты Даниэль Гришин әйтүенчә, күргәзмә архив материалларына бай. "Минем ике бабам да Бөек Ватан сугышында катнашып, яу кырыннан исән-сау кайттылар. Әбиемнең әбисе сугыш вакытында фельдшер булып эшләгән", - дип сөйли.

Күргәзмәгә керү ирекле, 21 апрельгә кадәр эшләячәк (12+)

Розалия Мостафина фотолары

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев