Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида “Безнең ишегалды” программасы буенча эшләр дәвам итә

Татарстанда “Безнең ишегалды” программасы кысаларында йорт яны территорияләрен төзекләндерү эшләре алып барыла. Исемлеккә 2014 елга кадәр ишегалды территорияләрен ремонтлауга юнәлдерелгән башка программалар буенча ремонт ясалмаган йортлар керде.

 


Хәзерге вакытта  Лениногорскида ремонт 20дән артык йорт территориясендә башкарыла.

Шунысын әйтеп узарга кирәк, шәһәрдә тулаем бер микрорайоннар төзекләндерелә. Мәсәлән, Шашин, Тукай, Ленин урамнарында берьюлы тугыз йорт ишегалдында эшләр бара.  Болар Шашин урамы 23,25, 25а, Тукай урамы 14,16,16а,18, Ленин проспекты 26,28,30 йортлары.
Бүгенге вакытта монда юллар киңәйтелгән, парковка урыннары булдырылган, яңа тротуарлар җәелгән. Ремонт вакытында казылган урыннарга җир кайтартылган. Ишегалды юлларына асфальт салу эшләре бара.


Шундый ук күләмле эшләр Шашин урамында урнашкан 49,51,53, 53б йортларында һәм Лермонтова 44,46,48 адреслары буенча башкарыла. Биредә дә юлларны киңәйтү, тротуарлар салу, ишегалдына керү юлларын, чүп түгү урыннарын төзекләндерү алып барыла. Асфальт җәелгәннән соң икенче этап булып, урам утларын яңарту, эскәмияләр, чүп савытлары урнаштыру һәм планлаштырган ишегалларында балалар мәйданчыкларын яңарту торачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев