Лениногорскида биш укучы Бердәм дәүләт имтиханнарын 100 баллга тапшырган
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида биш укучы Бердәм дәүләт имтиханнарын 100 баллга тапшырган

Лениногорск шәһәре һәм районының 11нче сыйныф укучылары БДИ тапшырды.

Мәгариф идарәсе хәбәр иткәнчә, имтиханнарда 5 укучы йөз балл  җыйганнар.

БДИ нәтиҗәләре буенча 100 балл җыю — укучының тырышлыгы, зур хезмәте, максатчанлыгы һәм белем туплау нәтиҗәсе ул. Мондый нәтиҗә укытучыларсыз мөмкин түгел, алар үз укучыларына  белем һәм кайгыртуларын да биргәннәр. 

Рус әдәбиятыннан 100 баллга тапшыручылар:

5нче мәктәптән Сабина Баландина (укытучысы Ольга Бострикова), 
6нчы мәктәптән Ирина Васильева  (укытучысы Ирина Шигапова), 
Азалия Абдувәлиева, 8нче мәктәп (укытучысы Лилия Фәттахова) 

Рус теленнән 100 баллга тапшыручылар:

6нчы мәктәптән Ксения Блажнова (укытучысы Ирина Шигапова)
6нчы мәктәптән Софья Калинка (укытучысы Ирина Шигапова)

фотолар: мәктәпләрдән

 


 


Нет комментариев