Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида электр җиһазын монтажлау кагыйдәләрен бозу янгын китереп чыгарган

14 июнь көнне 66нчы янгын сүндерү часте элемтә пультына Лениногорск шәһәре, Заречная урамы, 19 йорт адресы буенча урнашкан йорт януы турында хәбәр килә.

 

Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә,  йорт тулысынча ут белән капланган булган. Янгын бүлеге хезмәткәрләрен күршеләр каршы ала, аларның сүзләренчә, янгын чыккан  өйдә беркем дә яшәми. Тышкы билгеләр буенча йортның бөтен мәйданы буенча януы күзәтелә, ут һәм төтен тәрәзәләреннән һәм йорт түбәсеннән интенсив рәвештә чыга иде, йортка керү ишеге ябык иде. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.

Янгынның сәбәбе-электр җиһазын монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү.

 

Янгын күзәтчелеге бүлеге

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев