Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида эпидемиологик хәл катлаулы

Коронавирус һәм башка вируслы инфекцияләрнең таралуына юл куймау максатында Лениногорск районында өстәмә саклык чаралары күрергә кирәк. Бу хакта мэриядә узган санитар-эпидемиягә каршы комиссиянең чираттан тыш утырышында сөйләштеләр.

 


Лениногорск районы башка районнар белән янәшә торуы, мәсәлән, Самара, Оренбург өлкәләре белән чиктәш булуы аркасында биредә эпидемиологик хәл катлаулана төшә. Моннан тыш вахта ысулы белән читкә китеп эшләүчеләрнең күп булуы да ситуацияне кискенләштерә, диелде утырышта.

Лениногорскида 7 октябрьгә коронавирус инфекциясе белән авыруның барлыгы 41 очрагы теркәлгән, шуларның икесе соңгы атнада гына ачыкланды. Ике очрак та да авыручылар өйдә генә дәвалану узалар. Шунысын әйтеп узарга кирәк, коронавирус инфекциясе соңгы очракта 31 яшьлек ир-егеттә ачыкланган, һәм аңарда авыруның бернинди билгеләре дә күренмәгән. Әлеге гражданин Россиянең башка субъектына эшкә китү алдыннан тест узарга тиеш булган. Инфекция шул вакытта гына ачыкланган.


Соңгы арада хастаханәдән тыш пневмония белән авыручылар саны да кискен артты. 1 сентябрьгә андыйлар саны 191не тәшкил иткән. Әлеге авыру күрсәткече узган елдагы шушы ук вакыт аралыгы белән чагыштырганда күпкә артса да, үлем күрсәткече узган ел дәрәҗәсендә кала. Табиблар кулларыннан килгәнчә тырышалар, диелде утырышта.
Эпидемиологик ситуацияне катлауландыручы тагы бер нәрсә – сезонлы кискен респиратор вирус инфекцияләр белән авыру очракларының артуы. 13 сентябрьдән алып бу күрсәткеч 1,8 тапкыр арткан. Боларның барысын да исәпкә алып, шәһәр һәм районда саклык чараларын көчәйтү турында карар кабул ителәчәк, дип хәбәр итте Роспотребназдор территориаль бүлеге җитәкчесе урынбасары Илдар Мөхәмәтшин.

Күптән түгел генә чикләүләрдән чыгуның өченче этабына кергәч, күпчелек халык саклык чаралары турында оныта башлады, аларга кул селтәп караучылар күбәйде. Бу саксызлык авыручыларның артуына китерә, ди белгечләр.

Шуларның барысын да исәпкә алып, лениногорскилыларга профилактик чараларны көчәйтү зарур, диелде утырышта. Респиратор инфекциянең беренче билгеләре күренгәч тә өйдә калырга, табиб чакыртырга кирәк, дип ассызыкланды. Җәмәгать урыннарында битлек кию, дистанцияне саклау кирәклеге турында онытырга ярамый. 65 яшьтән өлкән гражданнарга үзизоляция режимында калырга киңәш ителә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев