Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида грек-рим көрәше ярышы үтте (җиңүчеләр исемлеге)

Лениногорскида “Яшьлек” спорткомплексында грек-рим көрәше буенча беренчелек узды. Ул Ватанны саклаучылар көненә багышланган иде. Бу хакта 3нче спорт мәктәбе хәбәр итә.


Ярышларда 2008-2010 елгы көрәшчеләр катнашты. Үз үлчәү категориясендә җиңүчеләр булып Данил Солтанов, Ирек Сафиуллин, Артем Звонарев, Роберт Шәймөхәмәтов, Азамат Шәмарданов, Евгений Антошкин, Илназ Салахов танылды.

Икенче урында – Дмитрий Шешлянников, Рафаэль Рафиков,  Ильмир Марданшин, Матвей Одуденко,  Әсхат Фәсхетдинов, Арслан Яфасов, Макар Зубаровский.

Өченче урында – Степан Рогожников, Камил  Ибраһимов, Артем Малышев, Илнур Фәтхетдинов,  Артём Власов,  Дмитрий Зорин, Артур Ибраһимов, Камил Вәлиәхмәтов, Альфред Бикбов, Александр Пикалев,  Егор Яковлев, Айдар Шәяхмәтов, Роберт Черевов,  Николай Лобанов.

Барлык җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар, медальләр белән бүләкләнде. Шулай ук грек-рим көрәше федерациясе рәисе Илгинар Шиапов исеменнән дә яхшы нәтиҗәләр күрсәтүче егетләр спорт костюмнары, акчалата премияләр белән бүләкләнде.

 

Фотолар: 3нче спорт мәктәбе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев