Бүген Лениногорскиның Агадуллин урамы, 15нче йорт ишегалдын һәм Агадуллин урамы, 21нче йорт ишегалды территориясен капиталь ремонттан соң ачтылар.
Төзекләндерүдә комплекслы якын килүгә төп игътибар бирелгән. Территорияләр үзгәреш алган: яңа асфальт, яңа эскәмияләр, балаалр өчен уен мәйданчыгы, спорт мәйданчыгы. Шулай ук яктырту буенча эшләр башкарылган.
“Шушы территориядә яшәүчеләр без өйдән чыгуга шунда ук кәеф күтәрелә: барысы да төзекләндерелгән, балалар һәм өлкәннәр өчен ял итү зоналары бар», дип әйтәләр”, — диде әлеге йортларга хезмәт күрсәтүче «Арго» җитәкчесе Рамил Асадуллин. – Яшәүчеләргә да рәхмәтлемен. Алар чисталык һәм матурлык турында кайгыртырга тырышалар: чәчәкләрне карыйлар".
Быел барлыгы «Уңайлы шәһәр мохите» федераль программасы һәм «Безнең ишегалды» республика программасы ярдәмендә 19 ишегалды төзекләндерелде.
Бу инициатива уңайлы һәм имин шәһәр мохите булдыруга юнәлдерелгән, анда яшәүчеләр гаиләләре һәм дуслары белән ял вакытын үткәрә, шулай ук спорт белән шөгыльләнә алачак.
Нет комментариев