Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида кар чаналарын тикшерү бара

«Кар чанасы» - бик көчле техника, сәгатенә 100 километрдан артык тизлек белән хәрәкәт итә ала.

 

Шунлыктан ул югары куркынычлылык  тудыру чыганагы булып тора һәм идарә итүдә махсус хәрәкәтләрне белүне таләп итә.

Агымдагы елда  Гостехнадзорның Лениногорск районы тарафыннан «Кар чанасы» («Снегоход») профилактик операциясе үткәрелә. Әлеге чара үзйөрешле техникаларны куллану вакытында хокук бозуларны кисәтү юнәлешендә кертелә. Операция барышында техниканы теркәү кагыйдәләре һәм  техник карау уздыру  үтәлешенә, йөртүченең таныклыгы булу-булмауга аерым игътибар бирелә.

Бульдозерлар, экскаваторлар, тракторлар һәм тагылмалар кебек башка техникалар да игътибардан читтә калмый. Кагыйдә бозучыларга административ беркетмәләр төзелә, гаеплеләр административ җаваплылыкка тартыла.

 

Илнур Галимов, Гостехнадзорның Лениногорск районы буенча баш инспекторы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев