Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида котыру чире сәбәпле карантин кертелде

Лениногорск шәһәренең Хәйретдинов урамында котыру авыруы буенча карантин кертелде. ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның тиешле указы республика президенты сайтында урнаштырылган.

 

«Лениногорск шәһәрендә Хәйретдинов урамы территориясендә хайваннар котыру авыруы булганга, карантин урнаштырырга», — диелә документта.

Карантин гамәлдә булган вакытта шәһәрнең бу өлешендә йорт хайваннары белән сәүдә итү һәм аларны аннан читкә чыгару, авыру хайваннарны ит өчен чалу һәм аларның сөтен куллану тыела. Моннан тыш, сәламәт хайваннарның сөтен пастеризацияләмичә сату һәм куллану тыела..

Карантин чараларны гамәлгә ашыру өчен җаваплылык ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенә йөкләнгән.

Тиешле чаралар күрү шарты үтәлгәннән соң, котыруның соңгы очрагыннан соң 2 ай вакыт узгач карантин бетерелергә тиеш диелгән.

 

https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев