Лениногорскида күп балалы гаиләгә торак сертификаты тапшырылды (Фотолар)
Торак сертификатын биш һәм аннан да күбрәк балалы гаилә буларак, торак шартларын яхшыртуга 2008 елның 9 августыннан чиратта торган Рамилә Абдуллина алды.
Аларны әлеге шатлыклы мизгелләр белән район башкарма комитеты җитәкчесе Наил Залаков тәбрикләп, кулларына сертификатны тапшырды, сәламәтлек, тыныч тормыш һәм уңышлар теләде.
Әлеге документка ия булучы гаилә нык шатланды, администрация җирлегенә рәхмәтләрен җиткерде. Абдулиннар гаиләсендә алты бала: ике кыз һәм дүрт малай.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында” карары (№732, 18 декабрь, 2007 ел) нигезендә башкарыла.
Материалны Зилә Мөдәррисова әзерләде
автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев