Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида кризиска каршы штаб оештырылырга мөмкин

Муниципаль берәмлек башлыклары үз муниципалитетларындагы икътисад торышы буенча тулы мәгълүматка ия булырга тиешләр. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимындагы атналык киңәшмәдә белдерде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, ил икътисады торышы катлаулы. Хәзер РФ Хөкүмәте берничә чара кабул итте, Үзәк банк шулай ук...

Муниципаль берәмлек башлыклары үз муниципалитетларындагы икътисад торышы буенча тулы мәгълүматка ия булырга тиешләр.

Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимындагы атналык киңәшмәдә белдерде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, ил икътисады торышы катлаулы. Хәзер РФ Хөкүмәте берничә чара кабул итте, Үзәк банк шулай ук көч куя. "Кризиска каршы план әлегә башлап кына җибәрделәр, һәм без Мәскәү нидер эшләр дип көтеп ятмыйча, үзебез эшләргә тиеш", - дип белдерде Татарстан Президенты.
Республикада Икътисадый совет нигезендә кризиска каршы штаб оештырылды, ул атна саен җыелачак. "Шундый ук штабларны һәр муниципалитета оештырырга кирәк, - дидее Рөстәм Миңнеханов. - Безгә урыннардагы вәзгыятьне белү мөһим. Ситуация үзеннән-үзе хәл ителмәс. Без боларны барысын да үзебез хәл итәргә тиеш".
"Интертат" электрон газетыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев