Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида Кышкы Сабантуйда этләр җигеп тә йөрделәр

Маламут һәм хаски токымлы этләр бүген зурларны да, балаларны да йөрттеләр.

 

Лениногорскида - Кышкы Сабантуй. Ул Сабантуй уза торган мәйданда күңелле итеп үтте.

Бәйрәмне “Татнефть-Актив” җәмгыяте профкомы СП Татнефть-ЛУТР хезмәткәрләре гаиләләре өчен уздырды. Бәйрәм алда торган юбилейлар – Татарстан нефтенең – 80, Ромашкин нефть ятмаларының 75 еллыгына багышланган иде. 

Кышкы Сабантуйда җәядән атып карадылар, чаңгыда шудылар, әлбәттә, җигелгән этләрдә йөрделәр.

“Мин өч балабыз белән килдем. Алар җигелгән этләрдә йөрделәр, җәядән атып карадылар. Беренче тапкыр снегоходларда йөрдек, урман буенча әйләнеп килдек. Бик яхшы әзерләнгән”, - ди Марат Мусин.

Салкын көн беркемне дә куркытмады. Зур палаткалар эченә кереп җылынырга була иде. Теләүчеләр өчен хуш исле пихта чәе дә тәкъдим итәләр.

Ачык казанда тәмле пылау пеште. Барысына бәйрәм ошады.
 

Айсылу Габбасова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X