Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида “Үлем белән кайда сату итәләр, хәбәр ит” акциясе башланды

16 марттан 25 мартка кадәр Лениногорск районы территориясендә “Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит” Бөтенроссия акциясенең беренче этабы уза.

Чараның төп максаты – наркотикларның законсыз әйләнешен булдырмау һәм аларның медицина максатыннан тыш кулланылмавына халыкның игътибарын юнәлтү.


Лениногорск эчке эшләр бүлеге наркотик һәм психотроп матдәләр турында белгән барлык мәгълүматны полициянең  дежур бүлегенә 112, 02, 2-72-20 телефоннары буенча шалтыратуыгызны сорый.


Шулай ук мәгълүматны тәүлек буена Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ышаныч телефонына да (843) 291-20-02 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә була.


Шуны әйтеп узарга кирәк, наркотикларның законсыз әйләнешенә бәйле фактлар турында мәгълүматны полиция хезмәткәрләре көн саен кабул итәләр. Бер генә хәбәр дә игътибарсыз калмыйчак. Моннан тыш, закон буенча, килеп ирешкән барлык мәгълүмат та мәҗбүри рәвештә тикшереләчәк. Анонимлык гарантияләнә.

 

Эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев