Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида мәгариф хезмәткәрләренең Татарстан Профсоюз оешмалары җитәкчеләре булып китте

Республика районнарыннан 45 тән артык катнашучы килде, алар тәҗрибә уртаклашты.


Семинарның пленар өлеше алдыннан катнашучылар Лениногорскиның мәктәпләрендә, балалар бакчаларында булдылар.

Аннары чара Мәгариф идарәсендә башланды. Биредә Лениногорс педагогларының эшләре буенча күргәзмә әзерләнгән иде, аны карадылар. Профсоюз агитбридалары конкурсының муниципаль этабы җиңүчеләре чыгышы булды. Профсоюз кабинетында булдылар. Аннары актлар залында пленар өлеш башланды.

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов катнашучыларны Лениногорск районы белән таныштырды.

Районда 249 беренчел профсоюз оешмалары теркәлгәнен хәбәр итте. “Аларга 12 764 профсоюз члены керә. Безнең районда мәгариф профсоюзы иң зурлардан булып санала. Белем бирү системасының 90 учреждениесе бар, 2500дән артык хезмәткәр санала. Профсоюзларның абруе һәм бердәмлеге төрле мәсьәләләрне нәтиҗәле хәл итәргә мөмкинлек бирә. Шунысы шатландыра: нәкъ менә Укытучылар һәм остазлар елында сез мәгариф хезмәткәрләренең Лениногорск территориаль оешмасы эш тәҗрибәсен өйрәнергә килдегез.  Профсоюзларга бердәмлек, уңышлы һәм нәтиҗәле эш, эшчеләр файдасына яңа җиңүләр телим”, - диде район башлыгы.

Семинар эшендә Гомумроссия мәгариф хезмәткәрләре Профсоюзының Татарстан оешмасы рәисе Ирина Проценко, Мәгариф идарәсе начальнигы Вагиз Санатуллин катнашты.

Мәгариф профсоюзының Лениногорск территориаль оешмасы рәисе Марина Сосункевич эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.

“Мәгариф хезмәткәрләренә социаль ярдәм чаралары” баттлы профсоюз һәм социаль партнерның уртак эше мәгариф хезмәткәрләренә социаль ярдәм планында үз нәтиҗәләрен бирә икәнен күрсәтте.

Соңыннан иң яхшы профсоюз хезмәткәрләрен бүләкләделәр.

  • Бүгенге көндә Татарстан Профсоюзлары 800 меңләп кешене  берләштерә.

фотолар: https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2237271.htm

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев