Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида маска режимын тикшерүләр дәвам итә

Лениногорск Хокук сакчылары тарафыннан маска режимын саклау буенча тикшерүләр һәркөнне, хәтта ял көннәрендә дә уза. Беренче чиратта сәүдә нокталарын һәм кеше күп килә торган учреждениеләрне тикшерәләр.


Ишеккә элеп куелган белдерүләргә халык игътибар итә. Сәүдә нокталарына маскасыз керсәң, кибетчеләр шунда ук кияргә куша. Хокук сакчылары беренче очракта кисәтү ясый, икенче вакытта исә штраф та салырга мөмкин.

Күптән түгел полиция хезмәткәрләре спорт учреждениеләрен тикшерде. Бер фитнес залда администратор стойкасы янында идәндә махсус билге булмавы ачыкланды. Полиция бу хакта әйтеп,  административ беркетмә төзеде. Фитнес зал җитәкчелеге хокук бозуларны төзәтергә сүз бирде. Коронавирус инфекциясен профилактикалау буенча чараларны  үтәмәгән очракта, штраф күләме 1 мең сумнан башлана.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X