Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида МХОда һәлак булган хәрбиләрнең якыннарына Батырлык орденнары тапшырылды

“Безнең солдатлар Ватанны намус белән сакладылар, илебез азатлыгы өчен гражданлык бурычларын лаеклы үтәделәр”, - диде район башлыгы Рәгать Хөсәенов орденнарны тапшырыр алдыннан.

Лениногорск мэриясе бинасында махсус хәрби операциядә һәлак булган якташ хәрбиләребезнең әти-әниләренә, якыннарына Батырлык орденыннарын тапшырдылар. Хәрбиләр бүләккә батырлык һәм каһарманлык өчен лаек булган.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның якташ хәрбиләребезнең хәрби бурычларын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы, кыюлыгы һәм фидакарьлеге өчен (вафатыннан соң) Батырлык ордены белән бүләкләнүе турындагы карарын Лениногорск шәһәре һәм районы хәрби комиссары Рөстәм Мисбахов укыды.

Илдар Хәсәнов 2023 елның 2 октябрендә РФ Оборона министрлыгы белән 1 елга контракт төзи. “Илне саклау – ир-егет бурычы, мин анда булырга тиеш”, - дип  гаиләдәгеләренә, туганнарына әйткән булган. 2024 елның 5 гыйнварында хәрби бурычын үтәгәндә, радиопомех взводы машина йөртүчесе – электрчы рядовой Илдар Хәсәновның гомере өзелә.  

Солдатның абыйсы Рафаэль Хәмидуллинга орденны тапшырдылар.  

Руслан Алтынбаев 2022 елда мобилизацияләнә. Ул укчы – санитар булып 430нчы  мотоукчы полкның мотоукчы батальонында хезмәт иткән. 2023 елның 22 декабрендә һәлак була. Хәрби Руслан Марат улы Алтынбаевны Сарабиккол авылы зиратында җирләделәр.

Батырлык орденын солдатның әти-әнисенә тапшырдылар.

Фирдинант Сагетдинов 2023 елның 21 сентябрендә Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, МХОга китә.  Кызганыч, гранатометчик ярдәмчесе – укчы, рядовой Фирдинант Сагетдинов 2023 елның 28 ноябрендә Донецк Халык Республикасының  Авдеевка шәһәрендә һәлак була.

Батырлык орденын хәрбинең әнисе Лилия Зариповага  тапшырдылар.

 

фотолар: https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2342394.htm

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев