Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида "Полиция Кыш бабае" бүләк өләшә

Татарстанда старт алган "Полиция Кыш бабае" акциясеннән Лениногорск эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре дә читтә калмады. Бер көнгә полиция формасын Кыш бабай һәм Кар кызы киеменә алыштырган балигъ булмаганнар эше буенча инспектор Юлия Хазова һәм Ленар Билалов исәптә торучы гаиләләрдә кунакта булды. 25 гаиләдә тәрбияләнүче 42 балага алар эчке эшләр бүлеге...

Татарстанда старт алган "Полиция Кыш бабае" акциясеннән Лениногорск эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре дә читтә калмады.


Бер көнгә полиция формасын Кыш бабай һәм Кар кызы киеменә алыштырган балигъ булмаганнар эше буенча инспектор Юлия Хазова һәм Ленар Билалов исәптә торучы гаиләләрдә кунакта булды. 25 гаиләдә тәрбияләнүче 42 балага алар эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре көче белән җыелган бүләк, тәм-томнар өләште. Балалар шигырь сөйләп, җыр җырлап, чыршы тирәли әйләнде. Барлык балалар да бүләкләргә шат булып, тагын килүләрен теләп калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кыш бабай