Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида Премьер-министр урынбасары һәм Кузбасс делегациясе булып китте

Лениногорск районына эш визиты белән Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев һәм Кузбасс Губернаторының беренче урынбасары – Кузбасс Хөкүмәте рәисе Вячеслав Телегин килде.


Шулай ук әлеге делегациядә Кузбасс Губернаторы урынбасары Андрей Панов, Кемерово өлкәсе татар-мәдәни автономиясе оешмасы рәисе, Кемерово мөселманнары Диния нәзарате мөфтие Таһир Бикчәнтәев, Кемерово өлкәсе татар-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Евгений Нургалиев бар иде. Кунакларны визит барышында район башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм Башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова озатып йөрде.

Делегация  нефть техникумында булды, уку йортының лабораторияләрен, укыту җиһазлары, процессы белән танышты.
Шулай ук алар Лениногорск ЗАГС бүлегендә булдылар. Әлеге бина 2015 елда шәһәр юбилеена ачылган иде.
Чираттагы объект нефть музее иде. Анда делегациягә нефть чыгару этаплары турында сөйләделәр.

Аннан соң нефть музееның конференцияләр залында 2022 елда Новокузнецк шәһәрендә узачак Сабантуйга әзерлек мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.  Сабантуйда Лениногорск делегациясе дә катнашачак.

Хәтерлисездер, 2021 елның июнендә Кемерово шәһәрендә беренче Шахтерлар Сабантуе узды. Шахтерларны олылау буенча үзенчәлекле милли бәйрәм Кемерово өлкәсе һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан Кузбассның 300 еллыгын бәйрәм итү кысаларында оештырылды. Бәйрәмдә Лениногорск делегациясе дә катнашты. Безнең мәдәният хезмәткәрләре төрле милли уеннар үткәрде, ачык һавада коймак пешереп, Кузбасста яшәүчеләрне сыйлады, якташларыбыз белән очрашу булды.
Аңа кадәр Лениногорскида узган Сабантуйга Кемерово өлкәсеннән кунаклар килгән иде. Алар катнашында шәһәрдә яңа микрорайоннарның берсендә “Кузбассның 300 еллыгы” дип аталучы урамга истәлек ташы куелган иде.


Әнисә Мельникова фотолары

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X