Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида “Россия чаңгы юлы 2019” узды (ФОТОЛАР)

З7нче тапкыр үткәрелүче Бөтенроссия чаңгы ярышлары кысаларында, шәһәребезнең “Яшьлек” спорт комплексы базасында "Россия чаңгы юлы 2019" ярышлары узды.

 Катнашырга теләүчеләр күп булды: барлыгы 500гә якын  заявка керде, диләр әлеге чараны оештыручылар. Быел да  шәһәребезнең  мәктәп укучылары, студентлар, оешма-предприятие вәкилләре актив катнашты.

Чаңгычыларга старт бирелгәнче Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары  Владимир Друк катнашучылырга яхшы кәеф, сәламәтлек теләде. Предпритие-оешма арасында узган Спартакиада җиңүчеләрен дә бүләкләде.

Старт иң беренче хатын- кызларга бирелде, алар бер километр араны үтте. Алардан соң ир-атлар  үзләрен ике километр чакрымлыкта  сынадылар.

Бу көнне җиңелүчеләр булмады, барлык катнашучылар  рәхәтләнеп чаңгыда шуып,   күтәренке кәеф белән өйләренә таралыштылар. Фиништан соң теләге булган һәркем кайнар чәй  дә эчә алды.

 Бу көннең истәлеге итеп катнашучыларга   “Россия чаңгысы. Лениногорск” дип язылган кызыл һәм зәңгәр төстәге спорт шапкалары да өләштеләр.

 

 

Текст һәм фотолар авторы Зилә Мөдәррисова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев