Лениногорскида санкцияләнмәгән чүплек ачыкланган
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида санкцияләнмәгән чүплек ачыкланган

Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре Писмән территориясендә санкцияләнмәгән чүп-чар калдыкларына тап булган.

Бу хакта министрлыкның сайты хәбәр итә.

Чүпләнгән территориянең мәйданы – 138 квадрат метр, чүп күләме – 53 куб метр тәшкил итә. Территориягә I класслы калдыклар – терекөмешле лампалар да ыргыткан булганнар.

Чүплекне тикшергәндә, анализ ясаганда мебель җитештерү белән шөгыльләнүче предприятиенең документлары да килеп чыга. Административ тикшерү нәтиҗәсендә экологлар предприятиене Россия Административ хокук бозулар кодексының 1 матдәсе нигеәендә җаваплылылыкка тарталар. Хокук бозучыга 100 мең сум күләмендә штраф салына.

Чыганак: https://eco.tatarstan.ru/index.htm/news/1972230.htm

фото: https://eco.tatarstan.ru/index.htm/news/1972230.htm

 


Нет комментариев