Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида "Снегоход" операциясе башланды

Татарстан Республикасы территориясендә, шул исәптән Лениногорск муниципаль районында да 10 декабрьдән 29 декабрьгә кадәр "Снегоход" операциясе узачак.



Әлеге техниканы күпчелеге техник күзәтүдән башка гына файдалана, кайберләре документсыз да йөри. Гостехнадзор органы тарафыннан үткәрелгән тикшерүләр шул хакта сөйли.

Әлеге транспорт чарасын эксплуатацияләгәндә хокук бозуларны булдырмас өчен "Снегоход" операциясе үткәрелә. Бу чорда ЮХИДИ, Гостехнадзор, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре белән берлектә рейдлар үткәреләчәк.

Тикшерү вакытында машинаны теркәү кагыйдәләрен саклауга, техник күзәтү узу-узмауга, йөртүченең тиешле таныклыгы булу-булмауга игътибар биреләчәк.
Гаеплеләргә карата тиешле чара күреләчәк.


Ильнур Галимов, Гостехнадзорның Лениногорск районы  буенча баш инспекторы
 

pixabay.com фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X