Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида сәнгать мәктәбе капиталь ремонттан соң ачылды (фотолар)

Лениногорскида М. Хәертдинов исемендәге балалар сәнгать мәктәбе яңа уку елын капиталь ремонт үткәрелгән бинада башлады.

 

 

Мәктәптә яңа уку елы башлануын барысы да түземсезләнеп көткән: балалар, аларның әти-әниләре һәм укытучылар. Сәнгать мәктәбе тышкы яктан ук ачык, якты төсләр белән аерылып тора.

Балалар сәнгать мәктәбенә капиталь ремонт “Мәдәният” милли проекты кысаларында үткәрелгән. Түбәсе тузып, су үтеп, үзәкләренә үткән булган инде. Шунлыктан түбә ясалганга шатланып туя алмыйлар.

13 ел биредә директор вазифасын башкарган Эльмира Галләмова әйтүенчә, сәнгать мәктәбе яңа төсмер алды.
-    Шәһәрдә мондый бина башка юк та әле. Бина бик зур, шунлыктан әле монда эшлисе эшләр бик күп калды. Финанс ярдәме тагын булыр, дип уйлыйбыз. Бүгенге көндә биредә 700дән артык бала шөгыльләнә. Алар өчен барлык уңайлыклар да тудырылып бетерелсә яхшы булыр иде. Сәнгать мәктәбенең 45 еллыгына зур бүләк булыр иде, - ди ул.

Хәзер сәнгать мәктәбе директоры вазифасында  - Ольга Алексеевна Мишева.

Самира Хәйдәрова, Ралина Сафуанова, Злата Тупицына мәктәпкә өченче ел йөриләр. "Безгә монда бик ошый, укытучылар шундый әйбәт, яхшы итеп аңлаталар. Киләчәктә чын рәссам буласыбыз килә", диләр.
Яшь, булачак рәссамнар сәнгать мәктәбе ачылу хөрмәтенә мәктәпнең тышкы ягын рәсемнәргә төшерделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев