Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида студентларның физкультура олимпиадасы булды

Лениногорскида беренче тапкыр урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары арасында физик культура буенча муниципаль олимпиада узды. Әлеге спорт чарасында шәһәребезнең ике белем бирү учреждениесе - нефть техникумы һәм музыка-сәнгать педагогика көллиятендә укучылар көч сынашты. Олимпиада нефть техникумы базасында узды.

Олимпиада ике өлештән торды.  Беренче өлешендә  бәйгедә катнашучылар үзләренең  физкультура буенча  теоретик-методик белемнәрен күрсәттеләр. Моның өчен аларга шактый гына катлаулы һәм берүк вакытта бик кызыклы да  булган тестлар узарга туры килде.  Ә ярышларның  икенче  өлеше -  баскетбол, футбол һәм волейбол  уеннары  булды. Монда инде студентларга физик әзерлекләрен гамәлдә күрсәтергә  кирәк булды.

Олимпиаданың  судьялар составы,  укучыларның "физик культура"дисциплинасы буенча укыту программасында каралган белемнәрен һәм күнекмәләрен  үзләштерү сыйфатын  бәяләде.

"Башта без 45 минут дәвамында олимпиаданың теоретик өлешен хәл иттек. Аннары  гамәли өлешкә күчтеләр. Баскетбол, футбол һәм волейбол  ярышларын  уен техникасы ягыннан да, вакыт ягыннан да чыгып  бәяләнде. Студентлар өчен дә, безгә дә күңелле һәм җитди сынау булды бу стартлар. Һәр уку оешмасының командасы  үзен бердәм булуын, бер-берсенә теләктәшлек һәм  көч биреп торырга әзер икәнлеген  күрсәтте. Иң  мөһиме-теләк,  тырышлык һәм куелган бурычларны төгәл үтәү. Физкультура олимпиадасы   спорт белән шөгыльләнүне, аның белән кызыксынуны активлаштыру,  көндәлек тормышта укучыларга кирәкле теоретик-методик белемнәрне һәм гамәли күнекмәләрне камилләштерү, физик күнегүләр белән шөгыльләнүгә кызыксыну уяту, аеруча әзерлекле студентларны ачыклау максатыннан үткәрелә", - ди  Лениногорск нефть техникумының физик тәрбия  буенча җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова.

Олимпиада  нәтиҗәләре  буенча студентлар арасында призлы урыннар түбәндәгечә билгеләнде: беренче урында Ринат Җиһангиров (ЛНТ), Вероника Крюкова (ЛНТ). Икенче  урында –Татьяна  Безлепкина( ЛНТ),  Дарина Максимова (ЛМПХК), Рәсүл  Галимрахманов (ЛМПХК), Тимур Луговин (ЛМПХК). Өченче  урында Вячеслав Жук (ЛНТ), Гадел  Мухтаров (ЛНТ), Екатерина Иванова (ЛМПХК).

   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев