Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида Татарстан нефтенең 70 еллыгына багышланган конкурс игълан ителде

Татарстанда нефть чыгарыла башлауның 70 еллыгы һәм нефть музееның 45 еллыгына багышлап, конкурс игълан ителде. Анда Лениногорск районы һәм шәһәрендә яшәүче 7 - 16 яшьлек балалар катнаша ала. Иҗади эшләр ике: рәсем (А3 форматта, төрле техникада), эшләнмәләр һәм композиция юнәлешендә кабул ителә. Алар нефть темасына багышланган булырга тиеш. Көньяк-көнчыгыштагы нефть...

Татарстанда нефть чыгарыла башлауның 70 еллыгы һәм нефть музееның 45 еллыгына багышлап, конкурс игълан ителде.


Анда Лениногорск районы һәм шәһәрендә яшәүче 7 - 16 яшьлек балалар катнаша ала.
Иҗади эшләр ике: рәсем (А3 форматта, төрле техникада), эшләнмәләр һәм композиция юнәлешендә кабул ителә.
Алар нефть темасына багышланган булырга тиеш. Көньяк-көнчыгыштагы нефть предприятиеләре эшчәнлеген чагылдырырга мөмкин. Мәсәлән, производство, социаль өлкә, экология һәм башкалар.
Бер катнашучы өчтән ким булмаган эш тәкъдим итәргә тиеш.
Бәя биргәндә тема ачылу үзенчәлеге, идеянең тирәнлеге, осталык исәпкә алына.
Конкурска тәкъдим ителгән эшләр рецензияләнми. Аларда аңлатма язуы, эшнең исеме булырга, катнашучының исем-фамилиясе, әтисенең исеме, яше (туу турында таныклык яисә паспорт), уку йорты, өй адресы, әти-әниләренең телефоннары күрсәтелергә тиеш.
Конкурска эшләр 1 - 30 апрельдә кабкл ителә. Балалар иҗатыннан төзелгән күргәзмәне ачу, җиңүчеләрне бүләкләү 18 май - музейлар көнендә булачак.
Белешмәләр өчен телефон: 5-14-59

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Конкурс