Лениногорскида “Тату сыйныф серләре” республика конкурсының муниципаль этабы үтте, кем җиңүче?
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида “Тату сыйныф серләре” республика конкурсының муниципаль этабы үтте, кем җиңүче?

Лениногорск Балалар иҗат йортында ата-аналар комитетларының муниципаль конкурсы узды.

“Тату сыйныф серләре” республика конкурсының муниципаль этабында Лениногорск белем бирү учреждениеләреннән дүрт ата-аналар комитеты катнашты.

Алар команданың визит карточкасын тәкъдим итте, сорауларга җавап бирделәр.

3нче урынны 1нче мәктәпнең һәм 14нче мәктәпнең ата-аналар комитеты  алды.

2нче урында – 10нчы мәктәп.

Җиңүче команда – 2нче мәктәпнең ата-аналар комитеты. Әлеге мәктәпне 6 “Б” сыйныфы тәкъдим итте, класс җитәкчесе – Анастасия Ершова.

Әлеге җиңүче комитет республика этабында да катнашачак.

 

фотолар: Балалар иҗат йорты, https://vk.com/ddt_lensk һәм 2нче мәктәп

 

 


Нет комментариев