Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида «Тере классика» бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы җиңүчеләре билгеле

Күптән түгел “Тере классика” Бөтенроссия сәнгатьле укучылар конкурсының муниципаль этабы үтте.

Конкурс “Россия Герое Д. Исламов исемендәге” 6нчы мәктәптә узды. Бу хакта Лениногорск Мәгариф идарәсе сайты хәбәр итә.

Әлеге бәйге ел саен уздырыла. Быел шәһәр һәм район мәктәпләренең  5 – 11нче сыйныфларыннан 52 укучы катнашты. Алар – үз мәктәпләрендә шундый ук бәйге җиңүчеләре. Укучылар әдәби әсәрләрдән өзекләрне сәнгатьле итеп сөйләделәр.
Соңыннан жюри нәтиҗәләр чыгарды, җиңүчеләрне билгеләде.

Алар: 4нче мәктәптән 7нче сыйныфтан Зарина Мөхәмәтшина, 8нче мәктәптән 8нче сыйныфтан Василина Антипова, 6нчы мәктәптән 11нче сыйныфтан Айсылу Миргалиева.

Укучыларны һәм аларны әзерләгән укытучыларны котлыйбыз. Муниципаль этап җиңүчеләре региональ этапта катнашачак. Ул Казанда, март ахырында узачак.

 

Фото: Мәгариф идарәсе сайтыннан

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев