Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида уку урыннары ярминкәсе үткәрелде

12 мартта Мәдәният сараенда «Лениногорск шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» һәм Лениногорск муниципаль районы мәгариф идарәсе тарафыннан югары сыйныф укучылары өчен уку урыннары ярминкәсе үткәрелде.   

Анда безнең шәһәр, шулай ук республиканың якындагы шәһәрләреннән 9 урта һәм югары һөнәри белем бирү уку йорты катнашты:

- "Лениногорск политехника көллияте”

- "Лениногорск нефть техникумы”

- “Лениногорск музыка-сәнгать педагогика көллияте”     

- "Бөгелмә медицина училищесы”

- "Бөгелмә төзелеш-техник көллияте”

- В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты

-А. Туполев исемендәге КНИТУ - КАИ

- КФУ Алабуга институты

- КФУ Чаллы институты     

Уку урыннары ярминкәсен үткәрүнең максаты булып киләчәк һөнәр сайлауда юнәлеш бирү булып тора.

Уку йортының һәр вәкиле факультетлар, белгечлекләр, документлар кабул итү һәм кабул итү шартлары, белем алу өстенлекләре һәм студент тормышы, үзеңне максималь күрсәтү, сәләт һәм талантларны үстерү мөмкинлекләре турында сөйләде.   

Укучыларның игътибарын эчтәлекле күрсәтмә баннерлар һәм стендлар, тарату материалы, буклетлар һәм керү шартлары булган белешмәлекләр җәлеп итте. Шулай ук уку йортлары программалары һәм белгечлекләре белән танышу өчен видеороликлар да кулланылды.

Уку урыннары ярминкәсе булачак һөнәр сайлауда мәктәп мәгариф учреждениеләре белән үзара бәйләнештә торуның кирәкле формасы булып тора. Безнең уртак эшебез чыгарылыш сыйныф укучыларына киләчәк һөнәрне дөрес сайларга ярдәм итәр дип ышанабыз.

Уку урыннары ярминкәсендә 500дән артык укучы катнашты.

Лениногорск шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев