Лениногорскида урам мәдәнияте көне узачак: бию баттллары, скейтинг буенча ярышлар һәм башкалар.
Лениногорск шәһәрендә урам мәдәнияте көне узачак: бию баттллары, скейтинг буенча ярышлар һәм башкалар.
Чара 13 май көнне 16: 00 сәгатьтә башлана.
Ул «Яшьлек» паркында узачак. Сезне скейт-контестлар, бию баттллары, яхшы музыка көтә. Иң яхшы спортчылар һәм биючеләр призлар алачак .
Чараның Программасын төзүдә Лениногорскида скейтерлар хәрәкәтен популярлаштыручы, «SSF» скейтбордингы секциясен булдыручы Даниэль Васильев ярдәм иткән. Ул биредә экстремаль спорт төрләрен үстерә, ярышлар оештыра, төркем һәм индивидуаль тренировкалар үткәрә. Шулай ук Әлмәт, Бөгелмә һәм Лениногорск биючеләре дә катнашачак.
Буалар каскадындагы «Яшьлек» паркы 13 май көнне сезне көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев