Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида урамнарны юалар

Бүген 5 апрельдә иртә таңнан ук техника шәһәр урамнарын юарга һәм дезинфекцияләүгә кереште.

30 мартттан Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуга чик куймау сәбәпле, үзизоляция режимы кертелде. Шунлыктан дезинфекция эшләре алып барыла. Күпфатирлы йортларны, балалар мәйданчыкларын да дезинфекциялиләр.

"Татнефть" җәмгыяте генераль директоры Наил Маганов инициативасы буенча җәмгыятьнең коммуналь техникалары иртәдән Лениногорск урамнарын юарга һәм дезинфекцияләүгә кереште.

 

Лениногорскилылар, тагын бер кат исегезгә төшерәбез: кирәге булмаганда, урамга чыгып йөремәгез. Кулларны ешрак юыгыз! Өйдә, фатирда дымлы җыештыру эшләре башкарыгыз. Сәламәт булыгыз!

 

#өйдәутыр  #стопкоронавирус

Фото: http://leninogorsk.tatarstan.ru

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев