Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида Ураза бәйрәмен билгеләп үттеләр (ФОТОЛАР)

“Ихлас” мәчете территориясендә Ураза бәйрәменә багышланган чара узды.

Халык күп булып килгән иде. Олылар да, балалар да шактый булды. Лениногорскилыларны район башлыгы Рәгать Хөсәенов котлады. Аның әйтүенчә, мондый бәйрәмнәр берләштерә, милли традицияләрне, гореф-гадәтләрне тирәнрәк аңларга булыша. Ул мөхтәсибәткә яшь буынга әхлакый тәрбия биргән өчен һәм татар телен саклауга өлеш кертүләре өчен рәхмәт белдерде.

Шәһәр һәм район имам-мөхтәсибе Исмаил хәзрәт Сингатуллин мөселманнарны Ураза бәйрәме белән котлап, җылы теләкләр ирештерде.

Яшь лениногорскилылар төрле уеннарда катнашты, аттракционнарда уйнады, атта йөрде.
Олыраклар өчен викторина сораулары әзерләнгән иде. 
Казанда тәмле пылау пешерделәр.

Шулай ук авыр көч күрсәтү чыгышлары да булды.

Алсу Миңнебаева фотолары


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев