Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида үзенчәлекле фестиваль - беренче тапкыр йөкле хатыннар фестивале узды (+ фотолар)

Әниләр көне уңаеннан Лениногорск ЗАГС бүлегендә җылы атмосферада үзенчәлекле чара үтте:

йөклелекнең төрле срогындагы 15 булачак әни җыелды. Әлеге чараны үткәрүнең инициаторы – Лениногорск үзәк район хастаханәсе җитәкчелеге, чараны оештыручылар – ЗАГС бүлеге, Мәдәният идарәсе.

ЗАГС бүлегенең тантаналар залына җыелган булачак әниләрне үзәк хастаханәнең баш табибы Равил Шагиев сәламләде. «Нәселне дәвам итү ул – хатын-кызның җир йөзендәге яшәешенең асылы да, үтә дә җаваплы олы бурычы да. Бала тудыру – һәр хатын-кыз тормышында гомергә истә кала торган олы бер вакыйгадыр. Әниләр көне алдыннан үткәрелүче бу чараның әһәмияте дә зур, дип уйлыйм», - диде ул.

Булачак әниләргә изге теләкләрен башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Вагизова, ЗАГС бүлеге начальнигы Кадрия Хәлимов җиткерде.

Бүгенге көндә дәүләт тарафыннан «Демография» илкүләм проекты кысаларында булачак әниләргә, гаиләләргә ярдәм итү буенча зур башкарыла. Бала пособиеләре, аналарга кагылышлы түләүләр буенча Россия Социаль фондының Лениногорск Клиентлар хезмәте вәкилләре чыгыш ясады. Педиатрия, акушерлык һәм гинекология өлкәсендәге белгечләрнең чыгышы да йөкле хатыннар өчен яхшы киңәшләр кебек булды. Дин вәкилләре: Булат хәзрәт Раупов һәм протоиерей Иоанн Антипов чыгышы да үтемле иде.

Чараның иң дулкынландыргыч мизгеле – яшь гаиләнең гендер-патида катнашуы булды. Гендер-патиның нәрсә икәнен беләсездер, ягъни шушы чарада туачак сабыйның әти-әнисе кызмы-малаймы икәнен беренче тапкыр беләләр. Гендер-патида катнашырга яшь гаилә – Җиһаншиннар теләк белдергән. Булачак әни – Алина хәзер йөклелекнең 30нчы атнасында, тиздән бәби туачак. Кем булыр икән дигән сорау, әлбәттә, аларны кызыксындыра.

“Бу – безнең икенче балабыз булачак. Беренчесе – малай, икенчесе кем булуын без моңарчы белми тордык. Менә хәзер беләчәкбез. Бик кызыклы, күңелле чара оештырганнар, йөклеләргә игътибар бирү – миңа ошады”, - ди Алина.

Кызыл төстәге конфеттилар зур шар эченнән коелды. Димәк, Җиһаншиннар гаиләсендә икенче бала – кыз туачак, ходай язса.

Концерт программасы булды, балалар өчен интерактив мәйданчыклар тәкъдим ителде. Яңа туган сабыйларны фотога төшерү белән шөгыльләнүче фотограф күргәзмә дә ясап куйган иде.

 

фотолар: Лениногорск ЦРБ

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев