Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида узган Моряков исемендәге республика конференциясенә 16 районнан килделәр (+фотолар)

Лениногорскиның 2нче мәктәбендә Моряков исемендәге республика фәнни-гамәли конференциясе «Татнефть» компаниясе һәм «Лениногорскнефть» идарәсе СПК-2 ярдәмендә узды.

Конференция «Татнефть – синең мөмкинлекләрең платформасы» яшь хезмәткәрләрнең инициатив проектлары конкурсы кысаларында үткәрелде. 2нче социаль-педагогик комплекс  үзенең 20 еллыгын бәйрәм итте.

Юбилей форумына Татарстанның 16 муниципаль районыннан мәктәп укучылары һәм урта махсус уку йортлары студентлары килде.

Конференциядә катнашучыларны һәм кунакларны Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов сәламләде, барысына да уңышлы һәм нәтиҗәле эш теләде.

Проектларны яклау алдыннан, балалар, аларның әти-әниләре һәм педагоглар күргәзмәләр һәм мастер-класслар эшендә катнаштылар. Кунаклар Пасха печеньесын бизәргә, курчак тегеп карарга тыршытылар, хәтта ат фигурасын кисеп,  кечкенә турпоходка “бардылар”, шулай ук рәссам-фантаст Евгений Завитневичның картиналары һәм арт-объектларына сокландылар.

Конкурска барлыгы 183 эш тәкъдим ителгән иде, шуларның 143е генә үтте. 170 укучы үз проектларын 14 секциядә яклады.

География, техник иҗат, физика, математика, информатика, социаль фәннәр, чит телләр, туган якны өйрәнү, археология, рус һәм татар филологиясе һәм әдәбият белеме, яшь тикшеренүче, табигый фәннәр, гаилә елы хөрмәтенә аерым секция эшләде.

Экспертлар, алар арасында "Татнефть" хезмәткәрләре дә бар иде, форумны үткәрүнең югары дәрәҗәсен, темаларның актуальлеген ассызыкладылар.

Комиссия әгъзалары конференция нәтиҗәләре буенча һәр секциядә җиңүчеләрне, призерларны һәм лауреатларны билгеләделәр, грамоталар һәм истәлекле статуэткалар тапшырдылар.

Сергей Трусов фотолары

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев