Лениногорскида узган Яшьләр форумында Татарстан Яшьләр эшләре министры катнашты
Лениногорскида эшлекле визит белән Татарстан Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов булып китте.
Министр муниципаль район башлыгы Рәгать Хөсәенов белән бергә Яшьләр үзәге, “Логос” яшьләргә һәм балаларга психологик ярдәм үзәге, “Олимпия” лагере белән танышты. Шулай ук яшьләр активы белән очрашты. Очрашу ЗАГС бинасында узды. Монда яшьләр инициативалары форумы узды.
Район башлыгы Рәгать Хөсәенов билгеләп үткәнчә, безнең шәһәр һәм районның яшьләре үзләрен актив яктан күрсәтә. “Физкультура-спорт, патриотлык, туристлык юнәлешләре буенча үсәргә, ниндидер яңалык кертергә омтылалар. Шулай ук республика тарафыннан да мондый мөмкинлек бирелү, шундый форумнар уздыру – бик уңай күренеш. Безнең яшьләрнең дә проектлары җиңү яулар, грант отарлар дип ышанасы килә”, - ди Рәгать Хөсәенов.
Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов әйтеп узганча, шушы көннәрдә республиканың күп кенә районнарында яшьләр форумнары уза.
- Һәр районның яшьләре мәйданчыкларда проектларын яклаячак, үз фикерләрен әйтәчәк. Бу безнең тарафтан яшьләр белән эшләүнең бер формасы. Әлеге проект эшләре грантка бара. Дөрес, бөтенесе дә түгел, иң-иңнәре, актуаль булган эшләр сайлап алынып, 50 миллион сумлык грант отулары мөмкин. Күзәтүләрдән чыгып, шуны әйтә алам, яшьләрнең җәмгыятькә файдалы буласылары килә, төгәл генә, анык бер эш күрсәтеп, яңалык кертергә телиләр. Бу шулай булырга тиеш тә, - дип билгеләп үтте Дамир Фәттахов.
Ул көнне яшьләр уннан артык проект эшләре әзерләгән иде. Арада кызыклы эшләр дә бар. Әнә нефть техникумы студентлары төрле карточкалар ярдәмендә инглиз телен өйрәнү алымнары турында сөйләделәр.
“Халыклар күп – Ватан бер” проекты физик мөмкинлеге чикләнгән балаларның ялын формалаштыруга нигезләнгән иде.
Республика гранты конкурсында катнашу өчен 4 иң яхшы проект сайлап алыначак.
Розалия Мостафина
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев