Лениногорскида үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар тапшырдылар
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар тапшырдылар

Лениногорск Дәүләт техника күзәтчелеге хезмәте үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул итте.

Чарада имтихан кабул итүченең берсе – Гостехнадзорның Лениногорск районы буенча баш инженер-инспекторы Илнур Галимов булса, икенчесе –  Бөгелмә районы буенча дәүләт техника күзәтчелегенең баш дәүләт инженер-инспекторы Попов Сергей иде. 
Имтиханның теоретик өлеше Лениногорск политехника колледжы уку кабинетында узды, анда курсантлар имтихан билетларын компьютерларда а эшләделәр. Практик өлеш исә карда-сазлыкта йөри торган техникада узды. 

“Имтиханнарга 10 курсант гариза биргән иде, аларның барысы да имтиханны уңышлы тапшырды. Бүгенге көндә имтихан нәтиҗәләре буенча тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыклары бирелә”, - ди баш инспектор Илнур Галимов. 

Үзйөрешле машиналарны техник карауның расланган еллык графигы нигезендә «Лениногорскгаз»идарәсендә техник карау уздырылган. Машиналар һәм прицеплар индивидуаль саклану чаралары, янгын сүндерү чаралары, техник документация белән тулы комплектта карау өчен тәкъдим ителгән. Техник тикшерү нәтиҗәләре буенча техникага техник тикшерү узу турында таныклыклар тапшырылган.

Имтиханнар уңышлы узды.
Имтиханнар уңышлы узды.

 


Нет комментариев