Заман сулышы

Лениногорскида өй карантинында утыручылар шактый

"Әле нибары өч ай элек без COVID-19 коронавирусы турында бер нәрсә дә белми идек. Ләкин бүгенге вакытта әлеге авыру аркасында бик күп планнарны үзгәртергә туры килде", - ди Роспотребнадзор территориаль идарәсенең Лениногорск районы бүлеге баш белгеч-эксперты Илдар Мөхәмәтшин.


"Безнең илдә авыру күрсәткече Европа белән чагыштырганда иң түбән булып санала, шулай да инфекция таралмас өчен күптөрле куркынычсызлык чаралары күрелә.

Иң беренче чиратта, коронавирус буенча вәзгыять имин булмаган илләрдән халыкара авиарейслар белән кайтучылар тикшерелә. Аларга аэропортта ук өйдә 14 көн дәвамында изоляциядә утырырга кирәклеге турында белешмә тапшырыла", - дип белдерде баш белгеч-эксперт.


 Илдар Мөхәмәтшин сүзләренә караганда, 26 март көненә безнең шәһәрдә өй карантинында 142 кеше утыра. Алар -  коронавирус буенча имин булмаган илләрдән кайтучылар.  Аларга хәтта азык-төлек, дару алу өчен кибетләргә, чүп түгәргә чыгу да тыела. Якыннары, туганнары белән дә видео һәм аудиоэлемтә аша гына аралашу рөхсәт ителә. Медицина хезмәтләре аларның хәлен белешеп тора, полиция вәкилләре дә контрольдә тота.  Шунысын искәртеп узарга кирәк – изоляцияне бозган өчен зур штрафлар һәм җаваплылыкка тарту каралган.

Реклама

Лениногорскида авыру очраклары теркәлмәгән булса да, бүгенге вакытта профилактик чаралар күрү бик мөһимлеген искәртә баш белгеч.

  • Авыруның беренчел билгеләрен  (ютәл, борын тыгылу, температура күтәрелү, тамак авырту) сизәсез икән, табиб чакыртырга кирәк.
  • Даими рәвештә бүлмәне җилләтеп, дезинфекция чараларын күрегез, гаджетлар, техниканы да сөртеп алырга онытмагыз.
  • Кулларны ешрак юыгыз.
  • Халык күп булган урыннарга баруны чикләгез, маска киеп йөрегез, аны 2-3 сәгать саен алмаштырып торыгыз.


Вирус белән бәйле вәзгыять тиз үзгәрергә мөмкин, яңалыклар белән тынышып торыгыз. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: