Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида «Яңа ел бизәкләре» конкурсы игълан ителде

Шәһәр һәм районны бәйрәмчә тагын да матурайту максатында, "Яңа ел бизәкләре" конкурсы игълан ителде. Бәйгедә шәһәребезнең барлык оешма-предприятиеләре, уку йортлары, сәүдә үзәкләре, үз йортлары белән торучылар катнаша ала. Моның өчен бары тик бизәргә һәм катнашу турында заявка юлларга кирәк. Адресы: Кутузов урамы, 1 нче йорт, телефоны: 5-13-80. Бәйрәм бизәлешенә берничә...

Шәһәр һәм районны бәйрәмчә тагын да матурайту максатында, "Яңа ел бизәкләре" конкурсы игълан ителде.
Бәйгедә шәһәребезнең барлык оешма-предприятиеләре, уку йортлары, сәүдә үзәкләре, үз йортлары белән торучылар катнаша ала. Моның өчен бары тик бизәргә һәм катнашу турында заявка юлларга кирәк. Адресы: Кутузов урамы, 1 нче йорт, телефоны: 5-13-80.
Бәйрәм бизәлешенә берничә төр буенча нәтиҗә ясалачак. Промышленность, сәүдә, шулай ук авыл җирлекләре, ишегалды һәм микрорайоннарның һәрберсе аерым каралачак.
Бәйгенең нәтиҗәсе 24 декабрь көнне билгеле булачак. Җиңүчеләргә дипломнарны һәм акчалата бүләкләрне шул көнне шәһәр чыршысында тапшырачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Конкурс