Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида яңа юллар ясыйлар (фотолар)

Юлларны төзекләндерү темасы бүгенге көндә иң борчыган проблемаланың берсе, ул зур игътибар таләп итә. Хәер, шәһәр һәм райондагы гына түгел, бөтен илдә актуаль. 

Хәлне уңай якка якка үзгәртү өчен безнең районда да   байтак эшләр башкарыла. Мәсәлән, быел Геофизика, Сельхозтехника, Яницкий, Овражная, Высоковольтная, Земляничная урамнарында яшәүчеләрнең юл проблемасы үткән заманда  калды.  Шашин, Заварыкина юлларының кайбер участокларында асфальт яңарды.  Шунысы куандыра: тиздән Степная, Кошевой урамындагы кайбер  юллары да төзекләндерәчәк. Биредә яшәүчеләр шома асфальт белән беррәттән, тротуарлы да булачак. Бүгенге көндә анда кызу, эшләр кайный. Алай гына түгел, ремонттан соң  Чайковский урамыннан транспортта хәрәкәт итүчеләргә божрадан соң уң якка- Кошевой урамына  кереп китү мөмкинлеге ачылачак.  Бу Степной, Кошевой урамына барырга  теләүчеләр, анда яшәүчеләр  өчен аеруча җайлы . Бу очракта шоферларга  автовокзалга кадәр төшеп,  боҗраны  әйләнмәскә була дигән сүз.
Октябрь азагына кадәр Чайковский белән тоташкан юлдагы  асфальтны җәеп бетерү  күз алдында тотыла. 
Юл салу - чыгымлы да, гаять катлаулы да хезмәт. Иң мөһиме, изге эш ул. Күпме юлчы чын күңеленнән рәхмәтен укып, азап-михнәт күрмичә теләгән җиренә бара ала. Юллар һәркемне дә сөендерсен генә иде!

Текст һәм фото: Зилә Мөдәррисова


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев