Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида янган йорттан төтен белән агуланган егетне коткарганнар

Лениногорскида янган йорттан төтен белән агуланган егетне коткарганнар. Бу хакта Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

 


Шимбә кич Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Богдан Хмельницкий урамында шәхси кирпеч йорт януы турында хәбәр килгән.


Янгын бинага янкорма итеп эшләнгән коридорны, келәтне, веранданы һәм мунчаның түшәмен каплап алган.


Янгын сүндерүчеләр 20 минут эчендә 39 квадрат метр мәйдандагы янгынны сүндергән.


Коткаручылар 20 яшьлек егетне ут эченнән алып чыккан. Егетнең сулыш юллары пешкән, төтен белән агуланган. Аны табибларга тапшырганнар. Ул хастаханәгә барудан баш тарткан.

 

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев