Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида яшь гражданнарга паспортлар тапшырдылар

Лениногорскиның Никахлашу сараенда паспортлар тапшыру тантанасы үтте.

Әлеге чарада Ленинеогорск эчке эшләр бүлегенең миграция сораулары буенча бүлек җитәкчесе Юнысова Лилия Илгиз кызы һәм “Яшь гвардия” вәкиле катнашты. "Бу сезнең тормышыгызда яңа этап,  - дип искәртте Лилия Илгиз кызы үз чыгышында, бүгенге көннән сез үзегез карар кылып, үз эшләрегез өчен үзегез җавап тотачаксыз. Бу сезнең иң төп документ, саклап тотыгыз", - диде. ЗАГС бүлеге баш белгече Хәлимова Кадрия Фәрит кызы яшьләрне илебезнең лаеклы гражданнары булырга һәм горурланып яшәргә әйдәде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев