Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида яшәүче Ләлә Солтанованы 90 яше белән котладылар

Ветеранны 90 яшьлек юбилее белән шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова котлады.

 Ләлә Миргазыя кызы Солтанова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул 1932 елның 10 гыйнварында Сарман районы Каратай Саклау авылында туа. Туган авылында 7 сыйныф тәмамлый, аннан 2 ел район мәктәбендә укый. Туган авылында Солтанов Минсәвиргә кияүгә чыга, ул бик яхшы җырлый торган була. 

1954 елда ире белән Лениногорскига күчеп киләләр.  Ире төзүче булып эшли, бригадир була, Лениногорскида беренче күпкатлы йортлар төзи. Ләлә Миргазыя кызы район хастаханәсенең хирургия бүлегенә шәфкать туташы булып урнаша. Аннан ул балалар яслесендә санитарка булып эшли. Ул завхоз да, тегүче дә була, күп көч куя,  шуннан лаеклы ялга китә.

 Ләли Миргазыя кызы ире белән ике бала үстерәләр. Хәзер  ике оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар. Олы яшьтә булуга карамастан, ул бик аралашучан, йорт-җирдә дә, хуҗалыкта да барысын үзе эшли.

Ветеранны 90 яшьлек юбилее белән шәһәр Башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова котлады. Ул аңа нык сәламәтлек, озын гомер, якыннарының игътибарын теләде һәм бүләкләр, шулай ук Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның Котлау хатын тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев